«Тамырлар» - туган телебез һәм мәдәниятебезгә мәдхия! ← кире кайтырга

2025 елның 20 июнендә оркестр, хор коллективлары, солистлар һәм нәфис сүз осталары катнашында («La Primavera» Казан камера оркестры, «Хыял» камера хоры, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең Татар хоры, Фәнис Җиһанша, Рабит Батулла һәм башкалар) «Тамырлар» кантатасы узачак.
Халыкны тарихын, тамырларын барларга өнди, тарихка кызыксыну уята, туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияли, милләткә карата горурлык хисе уята торган әсәрнең нигезенә шагыйрь Сөләйманның шул ук исемле поэмасы салынган, музыкасын композитор Роза Мөхетдинова язган. Әсәрдә татар халкының мәдәни коды салынган, ул балалар һәм яшьләрне тәрбияләүнең бер ысулына әверелергә мөмкин. Кантата татар моңының гәүдәләнеше булып тора һәм сыйфатлы музыка сөючеләр өчен чын бүләк булырга вәгъдә итә.
Чара мәдәни элемтәләрне ныгытуга, музыка жанрларының күптөрлелеге һәм тамашачыларга татар сәнгатенең бай мирасы белән танышу мөмкинлеге бирүгә юнәлдерелгән. Чараның максатлары:
- Классик, халык һәм заманча традицияләрне берләштергән музыка һәм вокал сәнгатен тәкъдир итү.
- Талантлы башкаручыларга, яшь артистларны һәм иҗат коллективларын да кертеп, ярдәм итү һәм үстерү.
- Милли авторларның әсәрләрен башкару аша татар музыка культурасын саклау һәм популярлаштыру.
- Оркестр музыкасын, хор җырлауны, соло чыгышларны һәм нәфис сүзне берләштергән уникаль мәдәни вакыйга тудыру.
Оештыручылар һәм катнашучылар: «Сәләт» ЯҮ, «Сәләт»ТТЯФ
- Музыка җитәкчесе һәм дирижеры: Рөстәм Абязов.
- Шигырьләр: Сөләйман
- Музыка: Роза Мөхетдинова
- Башкаручы:
- «La Primavera» Казан камера оркестры.
- «Хыял» камера хоры (җитәкчесе - Әлфия Җаппарова).
- И.Аухәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең татар хоры (җитәкчесе — Гүзәл Ахунова).
- Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Бәйрәм» фольклор вокаль - инструменталь ансамбле (җитәкчесе-Гөлназ Әкбәрова).
- Солистлар Резедә Галимова, Идрис Газиев, Роберт Миңнуллин, «Фәридә-Алсу» вокаль дуэты.
Нәфис сүз: Фәнис Җиһанша, Рабит Батулла (проект җитәкчесе — Гөлзада Сафиуллина).
Алып баручы: Айзилә Батырханова.
Үткәрелү урыны: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт).
Билетлар: театр кассасында карарга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: (843) 293-03-74.