«Яктылык» мәктәбенең 20 еллыгы ← кире кайтырга

Самара өлкәсендә «Яктылык» мәктәбе татар яшьләренең үзәге булып тора. Нәкъ тә биредә балалар сыйфатлы белем ала, әхлакый яктан тәрбияләнә.
5-нче апрель көнне мәктәпнең 20 еллыгына багышланган тантаналы чара булып узды. Һичшиксез, «Яктылык» мәктәбе тарихында бу зур дата булып кала. Чараның төп кунакларының берсе буларак Сәләт берләшмәсе вәкилләре дә катнашты. Белгәнегезчә, әлеге мәктәптә «Сәләт-Самара» клубы эшләп килә. Клубның рәисе – Сәләт активисты Сабир Галимуллин. Чарада милли биюләр, җырлар, спектакльләрдән өзекләр яңгырады. «Барлык чыгышлар да югары дәрәҗәдә үтте. Юбилейны әзерләүдә һәм үткәрүдә ярдәм иткән барлык кешеләргә зур рәхмәт белдерәсе килә», - дип үз фикерен белдерде чараның режиссеры, мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Инзилә Ралиф кызы Гыйззәтулина.
«Яктылык» мәктәбенең үткәне бай, бүгенгесе бик матур һәм киләчәге уңышлы булуына ышанып калабыз, кабат чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да Сәләт берләшмәсенең башка проектларында да бергә-бергә, кулга тотынышып эшләргә язсын. Афәрин!