«Фәнсар» мәктәбендә яңа уку елы. Ул нинди булыр? кире кайтырга

Новый учебный год Школы «Фәнсар». Какой он?

«Фәнсар» мәктәбендә яңа уку елы старт алды. Быел мәктәптә бәйге аша узып 160 бала белем алачак. Шуларның 40ы бу мәктәптә инде икенче , өченче ел белем алачак. 14 бала исә Сәләт мохите белән әле беренче тапкыр гына танышачак. Менә дигән мөмкинчелек бит бу! «Фәнсар» берләшмәбезнең төп уку-укыту проекты икәнен күпчелегебез белә.

Мәктәп укучылары фән белән кызыксынучан, барлык көчләрен математика, физика, биология, химия, җәмгыять белеме, инглиз теле һәм тарих кебек фәннәрне тирәнтен өйрәнергә теләк белдерүче сәләтле яшьләр.

Был мәктәп КФУның танылган укытучылары белән тагын да тыгыз эш алып барырга ниятли.

Дәресләр 9-нчы октябрь көнне башланып китәчәк. Шул ук көнне кичке 19:00 сайтта биология буенча беренче вебинар узачак. Спикер – молекуляр биолог, биохимик, «Студент года-2015» премиясе җинүчесе Динара Фәесханова.

Вебинарлар – мәктәпнең төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Алар тәмамлануга тестирование уздырылачак. Иң яхшылары дип табылган укучылар исә «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә узачак көзге сессиядә катнашачак. Сер түгел, әлеге сессияләрдә катнашучылар белем алып кына калмый, төрле остаханәләр тыңлап, Сәләт белән якынрак танышалар.

Проект җитәкчесе Элина Степанова:

- Мин үзем әлеге проекта беренче тапкыр 2002-нче елда кышкы сессиядә катнаштым. Шул вакыттан әлеге мәктәп эше белән шәгыльләнәм. Әлеге проект белән үзем дә үстем һәм белемнәремне дә яшьләргә җиткерү теләгем бик зур. Кадерле укучыларыбыз! Сез дөрес юнәлештә, заман белән бергә атлыйсыз. Алга таба да идеяләрегез ташып торсын, аларны практикада да кулланырга онытмагыз.