Сәләт Форумы 1-нче сменасының спорт программасы кире кайтырга

Спортивная программа первой смены Форума Сәләт

Сәләт җәйге проектлары төп функцияләреннән берсе – сәламәтләндерү. Шушы уңайдан Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы үз эченә уку-укыту, мәдәни-күңел ачу программаларын гына түгел, күңелле спорт чараларын да ала.

Чемпионатлар

Форум кысаларында, инде традициягә әверелгәнчә, аланнарның җыелма командалары арасында футбол, волейбол, шахматлар һәм СТРИТБОЛ буенча  чемпионатлар узачак. Командалар үзара олимпиада системасы буенча очрашалар. Һәр чемпионатта да беренче урын яулаган команда ФОРУМ КУБОГЫ белән бүләкләнә.

Джем-сессияләр

Быел Форумда спорт сөючеләрне зур яңалык көтә: волейбол, стритбол, флорболл һәм безболл буенча мини-чемпионатлар – джем-сессияләр үткәреләчәк.

Берәр кайчан җәй көне хоккей уйнаганыгыз бар идеме? Флорболл – русча хоккейның җәйге варианты ул. Форум катнашучылары һәр аланнан җыелма команда тәкъдим итә ала, яки берничә аланнан теләк белдерүчеләр бергәләшеп тә уйнарга мөмкин. Бу уен көчле кешеләр өчен!

Безболл – БЕЙСБОЛЛ уенының бер төре. Гади кагыйдәләр, кызыклы каршы торулар, зур игътибар – бу уенны аеруча да кызыклы итә. Уенчылар да, тамашачылар да канәгать калачак.

Быел беренче тапкыр ир-егетләр арасында Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, танылган спортчы Ирек Хәйдәр улы Зиннуров белән берлектә, су полосы буенча джем-сессия узачак. «РедБулл» компаниясе белән кибер-футбол буенча ярышлар да көтелә. Форумның спорт программасында халыкара класслы автомобиль спорты спорстмены Тимур Ренат улы Тимерҗанов катнашуы да көтелә.

Форумның спорт чараларына үз өлешләрен партнерларыбыз да кертте. Гага.ру җаның теләгән спорт уенын сиңа тәкъдим итәчәк.

Интеллектуаль-спорт эстафетасы

Традицион ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ-СПОРТ ЭСТАФЕТАСЫ быелгы Форумның төп темасы астында үткәрелә. Команда катнашучылары өчен интеллектуаль бирем һәм ребуслар бирелә, алар кеше яшәешенең төрле периодлары белән бәйле.