Татар телендә узучы III «Безнең фикер» парламент дебатлары лигасы кире кайтырга

III Ежегодная лига по парламентским дебатам на татарском языке «Безнең фикер»

 Бүген 27-нче февраль көнне 17:00 Сәләт йортында (Островский ур., 23) татар телендә үткәрелүче III «Безнең фикер» парламент дебатлары лигасының  ачылу тантанасы узачак.

Лиганың рәсми ачылышында «Сәләт»  яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, Татарстан Республикасының «Республика дебатов» уку-укыту һәм дискуссия үзәге җитәкчесе Аммар Аль-Анси, Сәләт клубы президенты Игорь Смирнов һәм татар телендәге «Безнең фикер» парламент дебатлары лигасы җитәкчесе Ләйсән Миңнуллина катнашачак.

«Безнең фикер» лигасы балаларда һәм яшьләрдә фикер йөртү күнекмәләре һәм ораторлык осталыгы формалаштыруга юнәлтелгән. Шулай ук проект татар телен һәм мәдәниятен саклап калу, яшь буын арасында тагын да популярлаштыру максатын үз эченә ала.

Лиганың уеннары британ форматындагы парламент дебатларыннан гыйбарәт.

Катнашу өчен 14 яшьтән алып мәктәп укучылары, урта махсуслашкан һәм югары белем бирү йортлары студентлары чакырыла.

Лиганың ачылу тантанасы программасы:

1.     «Безнең фикер» проектын тәкъдим итү.

2.     Татар телендә үткәрелүче III «Безнең фикер» парламент дебатлары лигасы эшчәнлеге презентациясе.

3.     «Американка» форматындагы үрнәк уен.

4.     Фикер алышу.

Лиганың эшчәнлеге белән һәр кызыксынучы таныша ала. Рәхим итегез! Әлеге проектның в контакте челтәрендә үз бите бар:  https://vk.com/tatardebat.  Кызыксынган сорауларыгызны биредә калдыра аласыз.