Бу җәйне «Болгар-Туган тел» Төбәкара палаткалы аланы 2 сменада үтәчәк кире кайтырга

Этим летом будут проведены сразу 2 смены лагеря «Болгар-Туган тел»

Бу җәйне «Болгар-Туган тел» Төбәкара палаткалы аланы 2 сменада үтәчәк: 8-14-нче июнь һәм 17-23-нче июнь аралыгында. Үткәрү урыны гына үзгәрешсез кала: Спасс районы, Болгар шәһәре. Һәр сменада да 450 сәләтле балалар һәм яшьләр катнашачак.

Лагерь татар балалары өчен, татар телен өйрәтү, саклап калу һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Чараның уку-укыту программасы үзенә төшке ашка кадәр булган дәресләрне ала: татар теле, милли юнәлешле иҗади остаханәләр (милли биюләр, Hand made – милли киемнәр тегү, милли колоритлы флористика, курайда, баянда уйнарга өйрәнү, һ.б.) һәм эшмәкәрлек.

Төшкә ашкача булган дәресләр 5 көн дәвамында барачак. Лагерьнең беренче көнендә балалар татар телен камил белүне тикшерүгә юнәлдерелгән тест эшлиячәкләр. Ә инде 5-нче көнне тестны кабатлап, уку-укыту программасының нәтиҗәләре билгеләнәчәк.

Төшке аштан соң да остаханәләр һәм очрашулар планлаштырылган. Алар ММЧ, тарих/археология, мәдәният/сәнгать кебек юнәлешләрне яктыртачак.

Һәр ике сменада да катнашу өчен инде 200-шәр гариза кабул ителде. Әлеге исемлекләрдә былтыргы сәлкешләрне күрү аеруча шатлыклы. Ә кайберәүләр аланыбызга инде әйдаман, өлкән әйдаман сыйфатында әйләнеп кайтачак.

«Болгар-Туган тел 2017» аланы директоры Регина Нуруллина:

- Язмыш мине үзе шушы аланга алып килде. Мин аны түгел, ә ул мине сайлады. «Болгар-Туган тел»  командасы республикакүләм, бөтенрәсәй чараларында да  үзләрен яхшы оештыручылар буларак күрсәтәләр. Ә гомумән алганда, мин Сәләттә 2007-нче елдан. Бик күп проектларда катнашып өлгердем. «Сәләт-Болгар» аланында директор урынбасары, «Азнакай», «Санак»,  «Кандракүл»дә, 2 ел рәттән «Сәләт-Тел»дә директор ролендә үземне сынап карадым. «Сәләт-Италия», «Сәләт-Австралия» сменаларында да катнашу бәхетенә ирештем. «Сәләткә нур булган йолдызлар» проектында да минем уңышым булды. Яратам Сәләтне! Инде ансыз яши алмам төсле. Хәтта отпуск ялларымны да Сәләткә багышлыйм! (Көлә)