Тимерхан Шәйхетдинов халыкара «Вики-конференция 2017» форумында катнашты ← кире кайтырга

Тимерхан Шайхутдинов принял участие в Международном форуме «Вики-конференция 2017»

Мәскәүдә XI халыкара «Вики-конференция 2017» форумы узды. Форум Викимедиа проектларын төрле телләрдә тәкъдим итүгә багышланган иде. Әлеге Форумда Сәләт активисты Тимерхан Шәйхетдинов катнашучылар алдында «СәләтВики Мәктәбе» проекты белән чыгыш ясады.

- Тимерхан, ни өчен әлеге Форумда катнашырга уйладың?

- Википедия өлкәсенә кагылышлары булганнарга  яшьләр арасында әлеге өлкәгә ихтыяҗ бар икәнен аңлатасым килде. «СәләтВики Мәктәбе» уникаль проект. Аның җитәкчесе – Сәләт ветераны Фәрхад Фәтхуллин.

- Форумда иң истә калганы нәрсә булды?

- Башка википедияләрнең тарихы турында сөйләүләре кызык булды. Аның үз телләрен үстерү буенча төрле механизмнар кулланыла икән. Мин коллегаларым белән аралашуга һәм танышуга бик шат булдым.

- «СәләтВики Мәктәбе» кайчан оешты?

- Бер ел элек. Мин әлеге мәктәпнең студенты һәм кураторы булып торам.

- Ни өчен әлеге проектка алынырга булдың?

- Миңа Википедия кысаларында татар телен үстерү кызыклы. Шулай ук төрле фәнни эшләр язу белән дә кызыксынам бит мин. Киләчәктә дә фәнни-тикшеренү эшләре язганда әлеге проект ярдәмгә килер дип уйлыйм.

- Халыкара Форум  үзеңне яңа яктан ачу өчен менә дигән мөмкинлек.

- Әйе, әлбәттә. Быелдан мин әлеге проектка чын-чынлап алынып, аны үстерүне максат итеп куячакмын.

- Форумда катнашу нәрсә бирде?

- Коллегаларымнан безнең проект турында җылы сүзләр ишетү аеруча күңелгә якын булды. Алда зур планнар.

- Кайбер планнарың белән безне дә таныштырсаң?

- Мәсәлән, Армениядәге коллегалар белән Сәләтнең җәйге сменаларында хезмәттәшлек итү. Алар да сәләтле яшьләр һәм балалар белән бик тыгыз эш итәләр икэн.

- Афәрин! Уңышлар!

Дуслар! Яңа уку елы башланып китү уңаеннан, «СәләтВики Мәктәбе» укулары дәвам итә! 

Әгәр син фән, белем өлкәсендә мәгълүмат табу һәм тарату өчен иң алдынгы технологияләр үзләштерергә телисең икән гариза тутыр.