Тимур Сөләйманов: «2018-нче елның җәе «кызу булачак!» кире кайтырга

Тимур Сулейманов: «Лето 2018 года будет “жарким”!»

15 мең катнашучы, 24 лагерь, алар арасында яңалары да бар һәм 6 Сәләт Форумы. Бу – фантастика түгел, ә безнең 2018-нче ел өчен билгеләнгән планнар. Медиа үзәкнең иртәнге ашында «Сәләт»  Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов,  «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, Сәләт профильле аланнарына әзерләү үзәгенең җитәкчесе Альбина Кадирова әлеге хәбәрләр белән бүлештеләр.

Һәр елны яңа сменалар ачыла, сәлкешләр саны елдан-ел арта бара. Бу елны, беренче тапкыр Канададагы татар вәкилләре җәмгыяте белән берлектә «Сәләт-Монреаль» сменасы оештырылды. Әмма, без, ирешкән уңышларыбызда гына тукталып калырга җыенмыйбыз, яңа проектларны да тормышка ашырырга омтылабыз. Тимур Сөләйманов вәгъдә иткәнчә, 2018-нче елның җәе бик «кызу» булачак.

Шулай ук, 2011-нче елга кадәр эшләп килгән Кара диңгез буендагы «Сәләт-Аршан» сменасының яңадан башлануы көтелә.

Сәләт укучыларга, студентларга, абитуриентларга күп кенә яңа проектларда, сменаларда мөмкинлекләр тудыра, югары уку йортларына җайлашуны да җиңеләйтә. Мондый смена булып, «Сәләт-Акбүре» сменасы санала. Ул шәхес, ораторлык осталыгының үсешенә юнәлтелгән яңа смена булачак.

«Сменаның исеме Сәләт проектларының җитәкчесе Әдип Әлмир тарафыннан тәкъдим ителде. Ак бүре риваятенә ышансаң, ул – кешеләр һәм хайваннар дөньясын берләштерүче көчле образ. Ә «Сәләт-Акбүре» мәктәп яшеннән студент чорына күчү сменасы булып тора», – дип аңлатты Тимур Сөләйманов.

2018-нче елның тагын бер яңалыгы: «Сәләт-Олимп» мәктәбе үзенең эшчәнлеген тагын да кызыклы режимда алып барачак. Моңа кадәр бу смена

уку елы дәвамында, мәктәп каникуллары вакытында үткәрелде. Тиздән балалар июнь айларында ук олимпиадаларга, БДИга, ТДИга әзерләнә алачаклар. Укучылар белән квалификацияле белгечләр, югары уку йортлары укытучылары эш алып барачаклар.

«БДИ – балаларга, әти-әниләргә дә бик таныш һәм актуаль тема. Бигрәк тә район үзәкләрендә югары квалификацияле укытучыларын табу – җиңел эшләрдән саналмый. Ә без, Казан Федераль Университеты белән берлектә имтиханнарга сыйфатлы әзерләнергә ярдәм итүче үз эшләренең осталарын туплыйбыз », – диде Тимур Сөләйманов.

Бу җәйне традицион Сәләт Форумы 6 тапкыр уздырылырга исәпләнә. Әлеге яңалык журналистларда зур кызыксыну уятты. Мондый тәкъдим Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан җиткерелде. 21-нче июннән 8-нче августка кадәр форумнарның уздырылуы көтелә. Әлеге форумнарда илебезнең барлык төбәкләреннән, ерак чит илләрдән 15 меңгә якын бала катнашуы көтелә.

2017-нче елда форум 2 тапкыр үткәрелде. 2-нче смена күп кенә балалар өчен Сәләт дөньясын ачты. Статистика күрсәтүенчә, катнашучыларның 70%  беренче тапкыр килүчеләр булды, алар киләчәктә дә Сәләт хәрәкәтендә катнашырга теләк белдерделәр.

«Балаларның сменаларда, проектларда Сәләт белән кызыксынулары көннән-көн арта. Элек гаризалар бирү кампаниясе яз көне башланса, бүгенге көндә без җәйге аланнарга барырга теләк белдергән йөзләгән гариза алдык.  Мисал өчен, хәзерге вакытта «Сәләт-Рухият» аланына 100 урынлык сменага 104 гариза килеп иреште», – дип билгеләде Сәләт профильле аланнарына әзерләү үзәгенең җитәкчесе Альбина Кадирова.

Һәм бу бик әйбәт, чөнки, без, илнең төрле почмакларыннан балаларны берләштереп, лаеклы киләчәк буын тәрбияләргә омтылабыз. Үсеш өчен үзең теләгән юнәлешне portfolio-selet.ru сайтында сайла!

Сәләт Медиа-мәктәбе укучысы Алинә Сысоева