Татарстанда Халыкара «Сәләт» яшьләр форумы ачылды кире кайтырга

В Татарстане открылся Международный форум «Сәләт»

Биләр җирлегендә X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы – JUNIOR SKILLS BILER FORUM башланды. Ул 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Беренче сменага Татарстанның барлык районнарыннан, Самара һәм Ленинград өлкәләре, Удмуртия, Башкортстан, Чувашия, Марий-Эл һәм Мәскәүдән балалар һәм яшьләр килде. Биш көн дәвамында Сәләт мохитендә ял итү өчен Татарстан җирлегенә меңнән артык кеше җыелды.

«Сәләткә килү теләге инде күптән бар иде. Әмма спорт белән ныклап шөгыльләнгәч, җәем гел спорт җыеннарында уза иде. Ә быел, ниһаять, Биләргә бару мөмкинлеге туды! Иң ошаганы, әлбәттә, Сәләт мохите. Төрле сөрәннәр өйрәнәбез, ярышлар булса, үз аланыбыз өчен җан атабыз. «Болгар-Туган тел»нең беренче сменасында футбол буенча беренчелекне алган идек инде, хәзер менә форумда да җиңәргә исәп! Әйдаманнар искиткеч! Һәрчак киңәш бирәләр, кирәк чакта ярдәм итәләр. 18 тулгач, үзем дә әйдаман булырга хыялланам», – ди Самарадан килгән сәлкеш Илдар Гыйләҗетдинов.

«Сәләттә мин беренче тапкыр. Моңарчы килмәгәнемә бик үкенәм. Чөнки мондагы мохит тә, кешеләр дә соклану уята! Уку-укыту программасы бик ошый: дәресләр дә бар, әмма шул ук вакытта мәдәни чараларга да, спорт ярышларына вакыт кала. Тирә-юньдәге дусларыңнан ниндидер яңалык өйрәнү өчен шәп мөмкинлек. Мәсәлән, форумга килгәнче үз аланымда укулеледа уйнарга өйрәндем», – ди сменага Удмуртиядән килгән Алсу Касыймова.

Биләргә килүгә, катнашучылар өчен форум территориясе буенча велком-тур оештырылды. Кич сәхнә янында JUNIOR SKILLS BILER FORUM-ның рәсми ачылыш тантанасы үтте.

Смена катнашучыларын «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сәламләде: «Без Биләргә – туган җиребезгә кайттык. Бу җәй безнеке булачак! Үзебезне, әйдаман һәм башҗитәкләрне, оештыру комитетын сәламлик. Алар сезнең өчен бу форумны ел буе әзерләде».

Үз чыгышында ул Алексеевск муниципаль районы администрациясенә, Татарстанның яшьләр эшләре, фән һәм мәгариф министрлыкларына һәм форумны оештыруга өлеше кергән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Традиция буенча Россия, Татарстан, Сәләт һәм Форум әләмнәре күтәрелде.

Шулай ук бу кичтә «Сәләт» Форумының Илгиз Шәйхразиев һәм Зәринә Вилданова башкаруындагы «Ә син әзерме?» дип аталган өр-яңа җыры тәкъдим ителде.

Рәсми өлештән соң смена катнашучылары «ТАМАSHOW» кичке чарасында җыелды.

Исегезгә төшерәбез, JUNIOR SKILLS BILER FORUM-ның төп идеясе – мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру. Катнашучылар мобиль робототехника, авиамодельләштерү, электроника, ландшафт һәм интерьер дизайны, скетчинг, рәсем сәнгате, прототиплаштыру һ.б. юнәлешләр белән танышачак.

Форумның уку-укыту программасы баланың шәхес буларак үсешенә этәргеч бирә торган, практикага юнәлгән, уен, ярыш, вакыйга форматындагы дәресләрне үз эченә ала. Форум кунаклары һәм спикерлары арасында РФ дизайнерлар берлеге Вице-президенты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Олимпия объектлары авторларының берсе Юрий Менчиц (Мәскәү), архитектор, урбанист, «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгенең үсеш концепциясен эшләү конкурсы җиңүчесе Зөлфия Илькаева, рәссам Руслан Ибраһимов, каллиграф Айзат Минһаҗев, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «ДАШКА» балалар архитектура-дизайнерлык мәктәбе укытучылары, Мәскәү политехника университеты һәм Казан милли тикшеренү техник университеты–КАИ вәкилләре һ.б. бар.

Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтә.

ФОТОРЕПОРТАЖ: vk.cc/c36YqS