Нурбәк Батулла «Алтын битлек 2018» номинанты ← кире кайтырга

Дуслар, шатлыклы хәбәр!
Сәләтле Нурбәк Батулла «Әлиф» спектакле кысаларында «Иң яхшы биюче номинациясе»ндә «Алтын битлек» («Золотая маска 2018») Рәсәй милли театраль премиясе номинанты булды.
Исегезгә төшерәбез, 20-нче сентябрь көнне Г.Камал театрының кече сәхнәсендә «Әлиф»нең премьерасы булып узган иде. Спектакльнең идея авторы, режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы Марсель Нуриев, биюче – Нурбәк Батулла, композитор – Эльмир Низамов.
Әлеге премияне тапшыру тантанасы 2018-нче елның 15-апрель көнендә Мәскәү каласы Зур театрының яңа сәхнәсендә узачак.
Драм театрның экспертлар советы барлыгы 555 спектакль, музыкаль театрныкылар исә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Рәсәйнең дистәләгән театрларыннан 277 спектакль карап нәтиҗә ясаганнар.
«Алтын битлек» РФ-нең театр вәкилләре союзы тарафыннан 1993-нче елдан актив эшчәнлек алып бара. Театр сәнгатенең төрле өлкәләренә караган юнәлешләр буенча иң-иңнәр билгеләнә.
Фестиваль РФ-нең театр вәкилләре союзы, РФ-нең мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Сәләт ветераны Нурбәк Батулла:
«Сәләт белән якынрак мин 1999-нчы елда «Сәләт-Раушан» сменасында таныштым. «Ефәк канат» проекты нәтиҗәсендә исә Болгариядә булып кайттым. «Бикафест» фестивалендә Йолдыз Миңнуллина белән берлектә үземне алып баручы ролендә дә сынап караганым булды. Әлбәттә, Сәләт мохите минем талантымны ачып җибәрергә зур этәргеч булды. Иң истә калган сменам ул – 2003-нче елда «Сәләт-Биләр» фестивале. Сәләт активистларына теләгем шул: кыю булыгыз, бернәрсәдән дә курыкмагыз. Шулай гына сез уңышка ирешә алачаксыз».
Уңышлар теләп калабыз сиңа, Нурбәк! АЛГА! Без синең белән горурланабыз.