Ел директоры исеменә кем лаек? ← кире кайтырга

Иртәгә, 19-нчы декабрь көнне Сәләт йортында «Сәмрух-2017» премиясе «Ел директоры» номинациясенең әңгәмә нигезендә сайлап алу этабы була. Алан директоры, беренче чиратта, балалар һәм команда өчен зур җаваплылык тотучы шәхес. Балаларга сменаның ошавы, яки ошамавы, нәкъ менә директордан тора. Әлеге вазыйфаны уңышлы башкаручыны – җюри әгъзалары билгели. Ә алар алдында түбәндәгеләр чыгыш ясар:
- Игорь Смирнов;
- Руфат Киямов;
- Диләрә Сабитова;
- Булат Вәлиуллин.
«Игорь абый, сез – шәп директор». Бу минем сүзләр түгел, ә сәлкешләрнеке. Миңа калса, балалар ялганламый. Бәлки, шуның өчен дә, мин ел директоры булырга лаек», – дип, бүлеште Игорь.
«Ни өчен нәкъ менә мин Ел директоры булырга тиеш? Авыр сорау. Минем Сәләт хәрәкәтендә ирешкән уңышларым аз түгел. Моңа дәлил – рәхмәт хатлары һәм 2,3-нче дәрәҗәләр. Мин җиңүче булырга лаек! Үз-үзеңә, көчеңә һәм хыялларның чынга ашуына ышанмасаң, конкурсларда катнашып та тормасаң була. Мин һәрвакыт куйган максатларыма ирешергә тырышам, эшләремне чын күңелдән яратып башкарам. Барлык катнашучыларга уңышлар телим!» – диде Булат Вәлиуллин.
Катнашучыларны түбәндәге критерийлар буенча бәялиләр:
- Сәләт берләшмәсе эшчәнлегендә актив катнашу;
- Сәләт берләшмәсендә казанышларга ия булу;
- Сәләт профильле аланында әйдаманлык тәҗрибәсе булу;
- номинант җитәкләгән аланның уңышлары булу;
- шәхси һәм профессиональ уңышларга ия булу;
- Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә дә сөйләшә белү;
- «Сәләт» Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый фонды, «Сәләт» яшьләр үзәге Дәүләт учреждениясе, смена базалары җитәкчеләре бәяләмәсе;
- гомуми тәэссир.
Барыгызга да уңышлар телибез! Иң көчлесе җиңүгә ирешсен!
«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Братья Зариповы» агенствосы, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.